14 февраль Бәзәкә мәдәният йортында гашыйклар көненә багышланган “Барысы да мәхәббәттән башлана” дип исемләнгән уен – бәйге булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Ф.Башарова оештырган шаян конкурсларда, хәрәкәтле уеннарда бәзәкәлеләр бик теләп катнашты. Кызыклы викторина сораулары, үзенчәлекле биремнәр үзенең җиңүчеләрен тапты. “Таныш булыйк”, “Гашыйклар көненә бүләгем”, “Мәхәббәт статуясы” дигән шаян бәйге биремнәрен авылдашлар бик тырышып башкардылар һәм күңелләренең никадәр фантазиягә бай икәнен исбатладылар. Мәхәббәт турындагы борынгы җырларны искә төшереп, аларны залда яңгырату да бәйрәмгә ямь өстәде. Гашыйклар көне дискотека белән тәмамланды.

.jpg)





