Нур саласым килә сүзләремә

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне китапханә хезмәткәрләре Хафизова Г.Р., Шакирова З.С. “Өмет яры” игелек үзәгендә “Нур саласым килә сүзләремә...” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.

Татарстанның халык шагыйре, прозаик,  драматург, дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәливнең 70 яшенә багышлап үткәрелгән чарада, ял итүчеләр әдипнең тормыш юлы белән таныштылар. Йөрәк кылларын кузгатырдай шигырь юллары, җаннарны моңга төргән җырлар белән үрелеп барган кичә ял итүчеләргә  бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International