Әфган сугышы ветераннары белән очрашу

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

14нче февраль көнне Турай урта мәктәбенең  актлар залында батыр авылдашларыбыз Минеханов Флер Мхаматнур улы  һәм  Минехаматов Фоат Нурмөхәммәт улы белән очрашу булды.

Әфган сугышы  ветераннары белән очрашулар - мәктәпнең матур традициясенә әйләнде. Күп вакытлар узуга да карамастан, укучылар Совет Армиясе һәм  Совет солдатларына карата кызыксыну белдерәләр. Бу очрашулар укучыларда патриотик хисләр, әхлакый кыйммәтләр, гражданлык  позицияләре формалаштыра. Туган илгә, аның бай тарихына мәхәббәт тәрбияли.

  Кунаклар балаларга Армия сафларындагы  хезмәте, дуслык, бер-береңә ярдәм итү, батырлк турында сөйләделәр. Бик авыр хезмәт булса да, алар интернациональ бурычларын намус белән үтәүләрен  билгеләп уздылар.Укучылар кунакларга сораулар бирделәр, рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Кичәдә Әфганстан турында җырлар, шигырьләр яңгырады. Бер минутлык тынлык белән сугыш кырларында башларын салган  якташ егетләребез искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International