Валерий Чершинцев мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсендә катнашты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсендә катнашты. Бүгенге очрашуда мәгариф идарәсе хезмәткәре Ирина Чернова электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын куллану турында чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фануза Гайфутдиновна, Менделеевск районында 2016/2017 уку елына белем бирүнең сыйфатын арттыруда "юл картасы" куллану турында чыгыш ясады. Методист Татьяна Нигмятзянова  белем бирү оешмаларының  республика конкурсы "Безнең яңа укытучы"грантында катнашуы турында сөйләде. Шулай ук тәрбия эшләре буенча урынбасар ФиданКалимуллин, Д. И. Менделеев һәм Б. Л. Пастернак туган көненә багышлап үткәрелгән чаралар буенча йомгак ясап китте.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Сапожников  мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда актив катнашырга чакырды Район башлыгы Валерий Чершинцев дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр күрсәтү порталыннан файдалану, шулай ук шәһәрне төзекләндерүдә катнашуга игътибарны җәлеп итәргә чакырды. Район башлыгы шулай ук укучылар думасы эшенең башланып китүенә уңай бәя бирде һәм җитәкчеләргә, укучыларны шәһәр һәм район тарихы белән таныштыру эшен активлаштырырга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International