Исемең калды моңлы бер җыр булып...

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

16 нчы февральдә Камай авылы мәктәбендә китапханә белән берлектә Муса Җәлилгә багышланган шигърият сәгате уздырылды.

Татар теле укытучысы Иванова А.Ш. шагыйрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Укучылар М.Җәлил шигырьләрен укыдылар. Китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга М.Җәлилнең тормышына багышланган презентация һәм видеоязмада шагыйрьнең “Күлмәк” шигырен тәкъдим итте. Чарага “Исемең калды моңлы бер җыр булып” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.

Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. М.Җәлилнең тормыш юлы безнең өчен үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә, туган телебезне яратырга, татар булуыбыз белэн горурланырга өйрәтә .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International