15 нче февраль көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәре белән берлектә “Аулак өй” күренеше сәхнәләштерелде. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын табышмаклар, мәкальләрдә сынадылар. Шулай ук бәйрәм иртәсе “Шома бас!”, парлы биюе, “Наша армия сильна”, “Мы запели песенку”, “Әнием”, “Без әбине яратабыз”, “Әбием - әбекәем” җырлары, “Түбәтәй” уены белән үрелеп барды. Әби ролен тәрбияче Хасанянова Гөлия башкарды. Бәйрәм ахырында дәү әни балаларны тәмле коймак белән сыйлады.



