15 нче февраль көнне Песәй авылы мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 111 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тоткынлыкта язылган шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Шулай ук бәйрәмдә “Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил!”, “Карак песи”, “Сәгать” җырлары яңгырады. Бәйрәмне татар теле һәм әдәбият укытучысы Ясавиева Гөлфинә һәм мәдәният хезмәткәре Кабиров Рафаэль әзерләделәр.

.jpg)

