13нче февральдән 28 нче февральгә кадәр ГТО нормаларын тапшырырга теләгән һәр кеше, СОК "Химик", балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе "Батыр", ОК "Нептун"- шәһәр спорт-сәламәтләндерү учреждениеләрендә тапшыра ала. Тәкъдим ителгән тугыз спорт төренең җиде төреннән − чаңгыда узышу, пневматик винтовкадан ату, йөзү, яткан хәлдән гәүдәне күтәрү, гер спорты, тартылу, күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү .
Бу атнада ГТО нормаларын муниципалитет хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, , бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре укучылары тапшырды. Район башлыгы Валерий Чершинцев әлеге спорт төрләренең актуальлеген билгеләп үтте һәм барлык шәһәр һәм район халкын спорт чараларында актив катнашырга өндәде