16 нчы февральдә Бәзәкә авылы кешеләре белән очрашу булды. Башта иҗади коллективлар үз концерт номерларын күрсәткәннәр.
Сходта 2016нчы ел буенча доклад белән авыл башлыгы Ренат Мөхәмәтзәнов чыгыш ясады. ООО “Колхоз Кама”сы эшчәнлеге турында Азат Галимов сөйләде.Оператив хәлләре турында мәгълүмәт белән участок вәкиле Артур Шакиров чыгыш ясады. Контракт буенча хезмәт итү шартлары турында хәрби комиссары Сергей Залуженко хәбәр итте. Район башлыгы Валерий Чершинцев районның иҗтимагый-экономик үсеше һәм киләчәк планнары турында хәбәр итте.
Авыл яшәүчеләре төрле сораулар бирде. “Бөтен сорауларны үтәргә була. Бергәләп бөтен проблемаларны хәл итәргә була”, - диде Валерий Чершинцев.