Кечкенә дусларга

2017 елның 17 феврале, җомга

17 февраль көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе «Ромашка» бакча балаларын каршылады. (Тәрбиячеләре: Л.И.Козлова, А.Р.Молчанова).

Китапханәче Г. Бармакова балаларны герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Балалар Мусаның балачак елларын яктырткан видеофильмнан өзек карадылар. Китапханәче Муса Җәлилнең «Сәгать» шигырен кычкырып укыды. Мусаның балачак еллары хатирәләрен искә төшереп балаларны тәртипле, тырыш, батыр булырга, Ватанны яратырга өндәде. Соңыннан Муса Җәлилнең кечкенәләр өчен язылган китапларын укырга тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International