Турай гомуми урта белем бирү мәктәбендә17нче февральдә 7-11 сыйныфлар өчен Парламент дәресе үткәрелде. Аның төп максатлары- гражданлык активлыгын тәрбияләү, хокук культурасын формалаштыру, яшьләрнең актив иҗтимагый-сәяси тормышына тарту. Парламент дәресендә Менделеев районының депутаты Рәхимова А.М. катнашты.
“Без, башка районнар белән чагыштырганда, икътисади регионда яшибез. Иҗтимагый-экономик үсеше буенча стратегик планы безнең республикабызны конкуренциягә сәләтле һәм халыкара дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш,”- диде тарих укытучысы Гыйләҗетдинов Р. М.
Әлеге Парламент дәресенә төрле презентацияләр әзерләнгән иде. “Менделеев шәһәренең киләчәген мин ничек күрәм”, “Менделеевск - моношәһәр” проектлары тәкъдим ителде.
Рәхимова А.М. укучылар алдында чыгыш ясады. Бүгенге көндә шәһәрдә һәм районда булган үзгәрешләргә җитди карарга киңәш бирде.