18нче февральдə Тойма авылы китапханəсендə мəдəният хезмəткəрлəре һəм китапханəче белəн берлектə шагыйрь Муса Җəлилнеӊ туган көненə багышланган «Өзелгəн җыр эзеннəн» дип исемлəнгəн əдəби кичə уздырдылар.
Кичəгə 8 кеше килде. Шагыйрьнеӊ китапларыннан «Муса Җəлил – үлемсез шагыйрь» исемле күргəзмə оештырылды. Китапханəче Ямалутдинова Фирзəвия Муса Җəлилнеӊ тормышы һəм иҗаты турында сөйлəде. Шагыйрь турында презентация күрсəтелде. Сəмигуллина Роза апа «Бүрелəр», китапханəче «Яшь ана», балалар «Кошчык», «Яз», Вəхшəт» һəм башка шигырьлəрен татар һəм рус теллəрендə сөйлəделəр.
.jpg)
.jpg)