17нче февральдә Тойма китапханəсендə мəдəният хезмəткəрлəре һəм китапханəче белəн берлектə «Телне тыю – изге гамəл» дип исемлəнгəн дини кичə уздырдылар.
Кичəгə 6 кеше килде. Китапханəче Ямалутдинова Фирзəвия һəм мəдəният йорты директоры Сираева Мəрфуга исламда телне тыю – изге гамəл булуы турында вəгазьлəр, хикəялəр, хəдислəр укыдылар. «Безнеӊ иӊ зур афəтебез – телебез. Пəйгамбəребез болай дигəн «Сүзгə - авызда вакытта син хуҗа, авызыӊнан чыгып киткəч, ул сүз сиӊа хуҗа». Телебезгə хуҗа булып, бер-беребезне юкка тəнкыйтьлəмəскə, бəхəскə кермəскə кирəк. Начар күршебезнеӊ дə яхшы яклары бар. Шушы яхшы ягын күрергə, кешене хөрмəт итə белергə кирəк. Шулай яшəсəк, тормышыбыз күӊелле, үзебез дə сəламəт булырбыз» дип тəмамланды кичə.
.jpg)
.jpg)