19 февраль көнне Сәйтәк авыл клубында, якынлашып килуче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан , “Бар шундый һөнәр-Ватанга хезмәт итү” исемле кичә булды. Кичәдә Бәзәкә һәм Сәйтәк авылы укучылары катнашты. Кичәнең беренче өлешендә авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. ,презентация аша , бәйрәмнең тарихы белән таныштырды.Табышмакларга җаваплар әйттереп , викторина уздырды. Ә икенче өлешендә ике авыл укучылары спорт ярышларында көч сынаштылар. Ярышлар музыкаль түгәрәк уеннары белән аралаштырып алып барылды. Һәр команда барлык ярышларда теләп катнашты. Һәр катнашушы: “Шушындый дусларча очрашулар ешрак булса иде”- дигән теләк белдерде.Ярышларда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмады.Бары тик дуслык җиңде. Авыл клубы һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм тәмле призлар бүләк итте.




