23 нче февраль көнне Камай мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ял кичәсе булды. Концертны Зиннатуллина Гузәлия алып барды. Концертны "Камай сандугачлары" ансамбле ачып җибәрде. Алар "Җыйдым җиләк"," Җырлыйм туган якта" җырларын башкардылар. "Чулпан" балалар бакчасы әзерләгән концерт номерлары тамашачылар күңеленә, бигрәк тә хуш килде. Аглиева Альмира, Салихова Камилла "Морячка" биюен күрсәттеләр. Калимуллин Ислам, Ямалутдинов Алмаз, Радукан Денис "Буду родине служить" дигән җырга солдат биюен бик оста итеп башкардылар. Концертта авылыбызнын ир-егетләрен котлап солистлар: Аглиева Азалия, Зиннурова Сария, Юзикиева Римма, Миннахметова Асия, Зиннатуллина Гузәлия, Рахимова Аделина, Аглиева Альзана үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Гармунчы Имамутдинов Ринат башкаруында "Кайтчы улым, газиз анан янына" дигән җыр күпләрнең күзләрен яшьләндерде. Шулай ук концертта кызлар башкаруында шаян һәм "Каз канаты" көенә лирик бию башкарылды. Бзйрзм концерты тамашачы күңеленә хуш килде.








