Тойгуҗада "Ягез әле егетләр" бәйгезе

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

23 нче февральдә  Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм к​итапханә хезмәткәрләре  Ватанны саклаучылар көненә багышланган"Ягез әле, малайлар " дигән бәйге үткәрделәр. Илнең булачак сакчылары төрле конкурсларда ​үзләренең  зирәклекләрен, җитезлекләрен,тапкырлыкларын, физик яктан булдыклы икәнлекләрен күрсәттеләр. Минахметов Рамил,Пупышев Даниил,Минахметов Рамис ​беренче өчлекне яуладылар,кечкенәрәкләр- Кузьмин Данила, Кузьмин Владик та кайбер уеннарда алардан калышмадылар. Бәйрәм ахырында аларга мактау кәгазе һәм призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International