25 нче февральдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Кыш озату бәйрәме үткәрделәр.Бәйрәм чарасына авыл халкы -олысы -кечесе дә, кайткан кунаклар да килгән иде. Кайнап торган самавырдан чәй эчү, тәмле коймаклар белән сыйлану бәйрәмне тагын да күркәмләндереп җибәрде.
Мавыктыргыч конкурсларда барысы да бик теләп катнаштылар, уйнадылар, биеделәр. Саламнан ясалган карачкыны яндыру-бәйрәмнең иң күнелле мизгеле булды. Шулай итеп тойгуҗалылар кыш белән саубуллаштылар.