23 февральдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә ватанны саклаучылар көненә капитал шоу «Могъҗизалар кыры» («Поле чудес») уены уздырдылар. Бəйрəмгə 25 кеше килде.
Уенны алып баручы Ямалутдинова Фирзəвия тамашачыларны ватанны саклаучылар көне белəн котлады. Уенда катнашучылар үзлəренə ярдəмгə балаларын да алып килгəннəр иде. Тамашачыларга Байрамова Ильвина һəм Ямалетдинова Эльмира матур шигырьлəр сөйлəделəр. Сираева Марфуга, Лира һəм Айрат Мубаракшиннар җыр бүлəк иттелəр. Уенның җиңүчесе булып Байрамов Ильнур калды.
Уйнаучылар үзләре пешергән ризыклардан күчтәнәчләр алып килделәр. Шул ризыклардан чәй өстәле әзерләнде. Тамашачылар һəм уенда катнашучылар бəйрəмне күӊелле уздырдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)