Тәкәштә кунакта

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

25 февраль көнне мәдәният хезмәткәрләре Гизатуллина Нурания, Кабиров Рафаэль белән берлектә китапханәче Рузалия Яраханова  Тәкәш  авылы клубында «Кунелле ял итегез” дигән концерт программасын тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Алып баручы Рузалия Яраханова ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән, хатын-кызларны  якынлашып килуче 8 март  бәйрәмнәре белән котлап кичәне башлап җибәрде. Концертта төрле милләт биюләре башкарылды. Фәридә Садриева башкаруында “Шәл биюе” тамашачыларга бик ошады. Ришат Кабиров, Сабира Гильфанова, Нәфисә Насретдинова, Гөлнар Ситдикова, Гузәлия Гаффарова башкаруында матур, моңлы җырлар җырланды. Бик кызыклы скетчлар курсәтелде. Кунакчыл Тәкәш авылы тамашачылары барлык артистларның да чыгышларында көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрэм кичәсе бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International