2017 нче елның 21 нче февралендә хәрби-патриотик айлыгы кысаларында Песәй урта мәктәбендә җыр һәм строй смотры булып узды. Бәйрәм 2 -11 нче сыйныф укучыларының смотрга әзерлекләре турындагы докладлары белән башланып китте. Докладны мәктәп директоры Зигангареев И.Р. кабул итте һәм егетләрне, ир-атларны бәйрәм белән тәбрикләде. 5 -11 сыйныф укучылары тигез сафлар белән жюри һәм тамашачылар яныннан уздылар, хәрби – патриотик җырлар башкардылар. Үзләренең төрле командаларны дөрес башкарулары белән сокландырдылар. Залда җыелганнарны 2-4 нче сыйныф укучылары да сөендерде. Хәрби пилоткалардан, хәрби җыр белән алар зал буйлап сафта йөреп күрсәттеләр, һәркемгә бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Жюри бөтен отделениеләрнең дә әзерлеген югары бәяләде. Йомгаклау дүшәмбе көнне бөтен мәктәп линейкасында булачак.