Сәйтәк авылында “Май чабу “ (“Масленица”) бәйрәме

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

25 февраль   көнне  Сәйтәк авылында  “Май Чабу” (“Масленица”) бәйрәме узды..Бу көнне авылдашлар салкын кышны озатып, ямьле язны каршы алырга дип авыл клубы каршындагы мәйданга җыелдылар.  Бәйрәмне оештыручы авыл клуы мөдире Ясминур Гизатуллина барлык кунакларны бәйрәм тарихы, йолалары белән таныштырып узып,бәйрәм белән тәбрик итте.  Борынгы гореф-гадәтләрне торгызып, әби-бабаларыбыз уйнаган тугәрәк уеннары  оештырылды. Куңелле ярышларда олысы да , кечесе дә бик теләп катнашты. Кыш билгесе булган Масленицаны , барлык борчу -хәсрәтләр күккә очсын , киләсе кышларда тагын бергә - бергә булырга янсын дигән теләкләр белән ,кыш белән хушлашып  яндырдылар.Соңыннан бәйрәм  табын артында дәвам итте. Авыл халкы пешереп килгән коймаклар белән олысы да кечесе дә чәй эчтеләр. Бәйрэм бик күңелле узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International