Минем яратканнарым

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Язның беренче көне -1нче мартта Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре песиләр көненә багышланган "Минем яратканнарым " исемле чара  үткәрделәр.

Чарада катнашучыларга песиләрнең токымнары турында сөйләнде, китап күргәзмәсе оештырылды, бу йорт хайваннары турында кызыклы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр укылды. Соңыннан балалар яраткан хайваннарының рәсемен һәм пластилиннан әвәләп сыннарын ясадылар. Чынлап та песиләр балаларның яраткан йорт хайваны икәнлеге бу чарада ачык күренде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International