Бәзәкә авылы китапханәсе мәгълүмат бирә

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2 нче март көнне китапханәче Ф.Башарова Бәзәкә урта мәктәбе укучылары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановка 60 яшь тулу уңаеннан “Наш Президент” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чара барышында китапханәче балаларны Рөстәм Нургалиевичның биографиясе белән таныштырды, шәхси тормышы, спорттагы уңышлары турында сөйләде. Чара электрон презентация белән тулыландырылды. Соңыннан Президентның “Вконтакте” сайтында урнаштырылган фотоларыннан тезмә карадылар һәм фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International