Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү ярышлары ГТО нормаларын тапшыру зачеты белән параллель рәвештә үтте.
2017 нче елның 2 нче мартында “Нептун”сәламәтләндерү комплексында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү ярышлары узды. Ярышка өч зур оешма “Аммоний”, ”Менделеевсказот”, Карпов исемендәге химия заводы хатын-кызлары чыкты. Ярышлар эстафета формасында (5х25м), шәхси беренчелеккә ярыш һәм ГТО нормаларын тапшыру зачеты белән параллель рәвештә барды. Җиңүчеләр гомуми команда нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Иң яхшы вакыт нәтиҗәсе белән 01:52:90 “Аммоний 1” командасы җиңүче булды.” 2 нче урында “Аммоний 2” командасы, Карпов исемендәге химия заводы командасы 3 урын яулады.Призлы урынны алган командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.