8 март – халыкара хатын-кызлар көне – яз, чәчәк һәм елмаю бәйрәме

2017 елның 3 марты, җомга

8 март – халыкара хатын-кызлар көне – яз, чәчәк һәм елмаю бәйрәме. Бу бәйрәмне билгеләп үткәндә, дөньядагы иң гүзәл затларга – хатын-кызларга иң матур сүзләрне җиткерәбез.

Районыбызда бу бәйрәм алдыннан КЦСОН «Өмет яры”нда “Весточка” исемле акция уздырылды. Өйдә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр хатын-кызларга бәйрәм открыткалары җибәрделәр. Бу акциянең максаты -  хатын-кызларга хөрмәт күрсәтү, чөнки ничә яшьтә булуына карамастан, һәр гүзәл зат үзенә игътибар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International