27 февральдә 4 мәктәптә, һәр елны 15 мартта үтә торган кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган чара үтте.
Яр Чаллының ТО Госалкогольинспекция специалиалистлары тарафыннан кулланучылар хокукын яклау көне турында мәгълүмат бирелде. 2017 елның девизы: “Цифрлы чорда кулланучылар хокукы”. 2017 елдагы статистика китерелде. Яр Чаллының ТО Госалкогольинспекция специалиалисты әйтүенчә: “Кагыйдә буларак, көзен аяк киеменә, кышын тунга, ә яңа елдан соң – электр һәм цифрлы техникага шикаять белдерәләр”.
Аннары бу чара пилмән дегустациясе белән дәвам итте. Лектор сыйфатлы пилмән сайлау, фаршта күпме ит булырга тиешлеге, нинди эчлекле пилмәннәр булуы, аларның саклану шартлары турында аңлатты.
Дигустаторлар алдына 4 төрле пилмән чыгарылды. Һәрберсен кабып карап, бер-берсе белән чагыштырып, Университет студентлары аларны 5 баллы система буенча бәяләделәр. Нәтиҗәдә, пилмән сайлаганда матур тышлыгына түгел, ә составына карарга киңәш иттеләр.
Чара ахырында “Россия пенсионерлары Союзы” председателе Розия Бикметова Яр Чаллының ТО Госалкогольинспекция специалиалистларына һәм спонсор “Экономная хозяйка” кибетеннән килгән В.С. Атнашевага рәхмәт сүзләре белдерде.