Әти, әни, мин – спортлы гаилә

2017 елның 3 марты, җомга

1 мартта Ижевка Балалар Спорт Комплексында “Әти, әни, мин – спортлы гаилә” исемле чара үткәрелде. Бу чараның организаторы “Бәхет утравы” гаилә клубының җитәкчесе А. М. Затирко. Күңелле бәйрәмдә 6 гаилә катнашты: Вәлиевлар, Кәримовлар, Нургалиевлар, Тунгусковлар, Лепихиннар һәм Гыймадиевлар.

Алып баручы Алла Затирконың сәламләвеннән соң, капитаннар үзләренең “Уңыш”, “Чемпион”, “Спорт”, “Незабудкалар”, “Салават күпере”, “Динамит” командаларын тәкъдим иттеләр. Һәр гаилә “Разминка”, “Гаилә поезды”, “Катнаш эстафета”, “Әниләр ярышы” конкурсларында көч сынашты. Чара ахырында һәр командага дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International