Михаил Головин исемендәге 19нчы кубок турниры булып узды

2017 елның 3 марты, җомга

Менделеевск шәһәрендә Михаил Головин исемендәге 19нчы кубок турниры булып узды. Бу ярышта Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Кама һәм Әлмәттән командалар катнашты. Аларны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Россиядәге Татарстан Республикасы буенча Федераль служба куркынычсызлыгы җитәкчесе  Динар Хамитов сәламләделәр.

ФСБ хезмәткәрләре аркан тарту, коралдан ату, волейбол һәм швед эстафетасы буенча көч сынаштылар. Барлык сынаулардан соң, җиңүче итеп Яр Чаллы командасы танылды. Икенче урынны Казан, өченче урынны Түбән Кама командалары бүлеште. Әлмәттән килгән катнашучылар да бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International