җәмгыять Советы утырышы

2017 елның 3 марты, җомга

3 мартта Халыклар дуслыгы йортында Менделеевск муниципаль районының  җәмгыять Советы утырышы узды. Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев, Татарстан Республикасының Президент Аппараты Җитәкчесе урынбасары  - Татарстан Республикасының Президент департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, рус, татар, мари, керәшен, удмурт һәм башка халык вәкилләре катнашты. Чара башында халыклар башкаруында Татарстан Гимны яңгырады. Менделеевск районындагы милли политиканы тормышка ашыру турында социаль сораулар буенча Башкарма комитет җитәкчесе Константин Макаров доклад белән чыгыш ясады. Утырышта Татарстан халыклар съездына баручы делегация составы кабул ителде. Аннары төрле халык вәкилләре чыгышыннан торган концерт булды. Чара истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International