Мәктәптән тыш эшләр үзәгенедә “Ватанны саклаучылар көне” кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында дизайн открыткалар ясау бәйгесе үтте. Конкурста 8 балалар бакчасыннан 41 бала катнашты. Муниципаль бәйгедә №10нчы “Миләшкәй” балалар бакчасыннан Будрин Андрейның открыткасы (педагогы –Будрина Анна Викторовна) 1 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды, ул район хакимияте башлыгына бүләк ителде. 1-3 нче урын өчен дипломнар балалар бакчаларының электрон адресларына җибәрелде.