Мари халык мәдәнияте концерты

2017 елның 4 марты, шимбә

       ХVI  район халык иҗаты фестивале кысаларында мари халык мәдәнияте  концерты булды. Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында милли ризыкларны авыз итәргә, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре белән танышырга мөмкин иде.Концерт программасы театраль күренешләр, дәртле җыр-биюләр  белән үрелеп барды. Катнашучыларны район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев котлады. Сәхнәдә «Памаш», «Элнет», «Эрвел» ансамбльләре,төрле авыллардан килгән талантлы артистлар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International