Әниләргә –бүләккә

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Камай авылы китапханәсендә балалар өчен “Тылсымлы куллар” түгәрәге эшли. Якынлашып килүче 8март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  балалар әниләрен үзләре ясаган бүләкләр белән сөендерергә уйладылар.

Алар кадерле кешеләренә чәчәкләр ясадылар. Бар күңелләренең җылысын биреп ясалган чәчәкләр, әниләр өчен иң кадерле бүләк булыр. Сабыр, йомшак күңелле әниләребез! Алар безнең һәрбер һөнәребезгә сөенеп, шатланып, килешмәгән эшләребез өчен борчылып та йөрүчеләр. Әниләребезгә карата игътибарлы булыйк! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International