"Кайтаваз" иҗат төркеме Камайда

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

4 март көнне Камай мәдәният йортында Яр Чаллы шәһәренең "Кайтаваз" иҗат тәркеме Зифа Кадырованың "Бәхеткә юл кайдан" дип аталган спектакль күрсәтте. Зал тамашачылар белән тулы иде. Драмада төп тема булып  әниләр белән  балалар арасында монәсәбәт, эчкечелек аркасында упкынга төшү, якыннарыңны җәберләү, аларны югалту. Спектакль азагында  артистлар концерт номерлары да башкардылар. Килгән кунакларны чәйләр эчертеп рәхмәт сүзләре белән озатып калдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International