6 мартта Камай авылы китапханәсендә балалар өчен табигать сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г. балаларны экология елына багышланган күргәзмә белән таныштырды.
Абдулла Алишның әкиятләре буенча төшерелгән җәнлекләр һәм бөҗәкләр турындагы мультфильмнар балаларны табигать дөньясында сәяхәт иттерде. Сәяхәт барышында балалар әкият геройларының уңай һәм тискәре якларына игътибар иттеләр һәм үзләрендә уңай сыйфатларны күбрәк булдыру турында нәтиҗә ясадылар. Соңыннан алар үзләренең яраткан хайваннарын рәсемгә төшерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)