4 мартта Д. И. Менделеев мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәсе булып узды. Районның авыл башлыклары, КФХ һәм шәхси эшмәкәрләре тарафыннан бик күп товарлар тәкъдим ителде: мөгезле эре терлек ите, дуңгыз ите сарык ите, шулай ук ассортиментта бал һәм умартачылык продуктлары, саф балык, клюква, караҗиләк һәм башка җимешләрне, дару үләннәре сатып алырга була иде.
Шулай ук шәһәрлеләргә бу көнне сөт һәм сөт продуктлары тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә ААҖ "Алабуга мясоконсервный комбинат" вәкилләре дә булдылар. Алар менделеевлыларга казылык әйберләре тәкъдим иттеләр.
Барлыгы 450 мең сумлык продукция сатылган.