Мәдәният сараенда хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Гассара исемендәге мәдәният сараенда  хатын-кызлар көненә багышланган. бәйрәм концерты булды. Район башлыгы Валерий Чершинцев барлык хатын – кызларны бәйрәм  белән котлады һәм: "Бу язгы якты бәйрәм көнендә без һәрвакыт мәхәббәт, зур рәхмәт хисләребезне   иң якын һәм кадерле хатын-кызларга  белдерергә омтылабыз.  Электән хатын-кыз матурлык, аналарча кайгыртучанлык һәм тынычлыкны сурәтли. Бүген дә безнең иминлек күбесенчә сезнең хезмәт сөючәнлеккә, тормыш тәҗрибәгезгә бәйле. Менделеевск районында хатын-кызларга мөстәкыйль рәвештә уңышка ирешергә,  үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга бөтен мөмкинлекләр бар. Ышанам ки, бу бәйрәм һәрберебезнең йөрәгендә үз төсмерләрен кертә. Бу беренче язгы тамчы, иң матур, яраткан хатын-кызлар өчен диңгез кебек чәчәкләр, бу әниләр җылы куллары  һәм матур үзгәрешләр көтүю. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сез- безнең җәмгыятьнең байлыгы. Сез кайгыртучан, яхшы ана, яратучы хатын, ышанычлы дус һәм бөек хезмәткәр. "

Күркәм затлар өчен"Шаян" һәм "Кристалл" бию ансамбльләре, район солистлары, муниципалитет һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре , авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар әзерләгәннәр  иде. Иң яхшы җитәкчеләргә һәм оешма хезмәткәрләренә район Башлыгы Валерий Чершинцев рәхмәт хатларын һәм Мактау Грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International