7 нче март көнне “Чулпан” балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 23 нче февраль Ватанны саклаучылар һәм 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм уздырылды. Әлеге чарада балалар үзләренең чыгышлары белән әти-әниләрен һәм өлкәннәрне сөендерделәр. Алар уеннарда катнаштылар, биеделәр, бәйрәм уңаеннан үзләренең котлауларын җырлар һәм шигырьләр аша әти-әниләренә җиткерделәр. Соңыннан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
Бәйрәм ахырында кунаклар тарафыннан рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әлеге чара барысының да күңеленә хуш килде.




