7 март көнне Сәйтәк авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Ләйсән” балалар бакчасының Халыкара хатын-кызлар көненә багышланга “8 март-Әни бәйрәме” исемле бәйрәм иртәсе булды.Балалар ,тәрбияче Ефимова Л.М. белән берлектә ,әниләренә, әбиләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар.Бәйрәмдә әниләр белән берлектә түгәрәк уеннары уйнадылар, күңелле ярышларда көч сынаштылар.Бәйрәм азагында әниләренә үз куллары белән ясаган буләкләрен тапшырдылар. Килгән кунаклар балаларның һәрбер чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәмнән балалар да, килгән кунаклар да канәгать калдылар.



