Җырлыйм әнием турында

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

 

  7 март көнне Сәйтәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  “Җырлыйм әнием турында “ дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.Бәйрәмне авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. ачып җибәрде дә, сәхнәне тулысынча балалар карамагына тапшырды.  Авылыбыз балалалары бәйрәмдә тамашачыларга  үзләренен конфернс, җырга, биюгә  осталыкларын күрсәттеләр.Бар чыгышларында балаларның  әниләренә булган чиксез мәхәббәтләре,ихтирамнары чагылыш тапты. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, балаларга кушылып җырладылар , биеделәр. Бәйрәмнең кунагы Шукбай күңелле ярышлар, конкурслар уздырды.Шулай ук бәйрәмдә шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп уткән авылдашларыбыз да билгеләнеп утелде.Бәйрәм бик җанлы, дустанә атмосферада узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International