Хатын – кызга мәхәббәт белән!

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 март Ижевка МӘДӘНИЯТ йортында үткәрелгән бәйрәм концерты "Хатын – кызга мәхәббәт белән!" дип аталган иде. Алып баручы Алла Затирко барлык хатын-кызларны  бәйрәм белән котлады.  Ике сәгать дәвамында сәхнәдә "Вечерка" рус җырлары ансамбле, " балалар ансамбле, "Вечерушки", солистлар Зарина Уфимцева, Диана Салеева, Люзия Зиганшина һәм Касим Шарифьянов, Александр Гоголев, Гүзәлия Гилметдинова һәм аның оныкгы Карина, Галина Никитина, Зарина Гыйльметдинова, Александр һәм ДаринаТунгусковлар, Евгений Тарасов башкаруында җырлар яңгырады. Фәнисә һәм Ралина Нургалиевалар шигырьләре белән сөендерделәр. Балалар бию коллективлары, "Колибри" һәм "Гармошечка" (җитәкчесе Фәнисә Нургалиева) тамашачыларны биюләре  белән шатландырды.  Гүзәлия Гилмутдинова, Фәнисә Нургалиева катнашындагы

" Табибы кабул итүендә " юмористик чыгыш тамашачыларда уңай эмоцияләр уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International