8 Март көнне нефть эшкәртү техникумы филиалы яшь гвардиячеләре һәм активистлары, "Юнармия" хәрби-патриотик хәрәкәте активистлары, 1нче мәктәпнең "Maximum" Үзидарә советы активистлары "8 Март белән котла" акциясендә катнашты. Хатын-кызларга шәһәр урамнарында җәмәгать оешмалары активистлары розалар һәм җылы теләкләр язылган котлау открыткалары тараттылар. Бу вакытта хатын – кызларның йөзләрендә елмаю иде. Яшь гвардиячеләре акцияне оештыруда ярдәм иткәне өчен МББУ "Урта гомуми белем бирү мәктәбе № 1" тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ярославцева Л. В.га зур рәхмәт белдерә.