ЮХДИ инспекторлары

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Менделеев шәһәре ЮХДИ инспекторлары гадел хезмәткәрләр генә түгел, ә романтик ир-атлар да. Халыкара хатын-кызлар көнендә алар автоледиларны документ тикшерү максаты белән түгел, ә яз бәйрәме белән котлау өчен, мактау сүзләре һәм кызыл рорзалар бүләк итү максатыннан туктаттылар.

                 Үзәк урамда руль артында утырган хатын-кызларны сюрприз көтте. Тәртип сакчылары “Машина йөртүче хатын-кызлар өчен чәчәкләр” дигән акция оештырдылар. Инспекторлар Валерий Седунов полиция таягын назлы роза чәчәкләренә алыштырды. Аның хезмәттәше инспектор Айрат Галимов җитди йөз белән машина йөртүче хатын-кызларны юл кырыена туктаткан арада, Валерий Седунов хатын-кызларны бәйрәм котлау өчен һәм юлда йөрү кагыйдәләрен саклауның ничек мөһим булуын аңлату өчен, артына яшерен кулларында чәчәкләр тотып тора иде.

                “Мөләем хатын-кызларыбызны язның матур бәйрәме – 8 март белән тәбрик итәбез! Аларга бәхет, тыныч тормыш, имин машина йөртүләр, хәерле теләп калабыз. Ешрак көлегез елмаюлар бүләк итегез, - дигән теләкләрне Россия эчке эшләр минимстрлыгы бүлегенең район ЮХДИ җитәкчесе Игорь Башаров теләде.

                Күп хатын-кыз элек, юл кагыйдәләрен бозу турында уйлап гаҗәпкә калдылар, ләкин соңыннан елмайдылар һәм юл хезмәткәрләре бүләк иткән чәчәкләргә сөенделәр.

  • Көтелмәгән хәл булды. Игътибар өчен зур рәхмәт. Алга таба да үрнәк машина йөртүче булып калырмын дип ышандырам, - диде Алия Мустафина
  • Кәеф бик шәп, ЮХДИ инспекторларыннан чәчәкләр алу бик күңелле хәл, - диеп сөенде Оксана Голубова.

                                                               “Менделеев яңалыклары” газетасы материалларыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International