Сөйкемле син, хатын-кыз!

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

 

8 нче март көнне Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Сөйкемле син, хатын-кыз!" исемле ял кичәсе оештырды.

Кичәгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. бәйрәм белән тәбрикләде. Сөйкемле затларыбыз үзләре әзерләгән бәйрәм табыны артында күңелле әңгәмә кордылар, хатын-кызларга, гаиләгә кагылышлы афоризмнар, кызыклы хәлләр искә төшерелде. Батыршина Л. Башкаруында "Италмас" исемле удмурт җыры бәйрәм табынын тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәнең ахырында Мухаметзянова А. үзе устергән гөлләрне, авылның иң уңган хатын-кызларың берсе Зинатуллина Рәм​зия үзенең кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International