9 мартта районның 7 нче мәктәбендә МРФООП “Форпост” үзәгендә Россия эчке эшләр бүлегенең Менделеев районы балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге белән берлектә 8 нче һәм 9 нчы сыйныфлар өчен “Терроризм” темасына лекция укылды.
“Форпост” үзәге хезмәткәрләре терроризмның сәбәпләре, төрләре һәм ничек терроризм корбаны булмаска, ә инде теракттоткыны булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Укучылар бик теләп әңгәмә алып бардылар, сораулар бирделәр.