Укучылар думасының утырышы

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Районның 4 нче мәктәбендә шәхәр укучылар думасының утырышы булып үтте. Утырышта район башлыгы Валерий Чершинцев, аның урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, төрле җитәкчеләр катнашты. Укучылар экспертларга үзләренең проектларын тәгъдим иттеләр. Проектлар арасында “Иң әйбәт ишек алды”, Без төрле – ләкин без барыбыз да балалар”, пейнтбол уены өчен урын ясау, “Менделеев районының күренекле шәһесләре”, экологик отряд “Яшел сакчылар” проектлары зур кысыксыну уятты.

            Район башлыгы Валерий Чершинцев бу социаль проектларның бүгенгесе көндә бик мөһим булуларын һәм укучылар думасына проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен өйрәнергә кушты. “Без проектларны тормышка ашыру өчен ярдәм итәргә әзер. Алар чыннан да безгә кирәк. Бу проектларны тормышка ашырып, без шәһәр халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тудыра алабыз”, - диеп билгеләп үтте Валерий Сергеевич.  Хәр проектка район администраөиясеннән куратор билгеләнде.

              Район җитәкчеләре белән укучылар думасы эгъзалары бер айдан соң очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International