"Сөйкемле син, хатын-кыз!" исемле ял кичәсе оештырылды

2017 елның 10 марты, җомга
8 нче Март көнне Тойгуҗа  авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Сөйкемле син, хатын-кыз!" исемле ял кичәсе оештырды. Кичәгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Сафин Р. А. бәйрәм белән тәбрикләде. Сөйкемле затларыбыз үзләре  әзерләгән бәйрәм табыны артында күңелле әңгәмә кордылар,хатын-кызларга,гаиләгә кагылышлы афоризмнар, кызыклы хәлләр искә төшерелде. Батыршина Л. башкаруында,"Италмас" исемле удмурт җыры бәйрәм табынын   тагын да  ямьләндереп җибәрде. Кичәнең ахырында Мухаметзянова А. үзе устергән гөлләрне, авылның иң уңган хатын-кызларың берсе Зинатуллина Рәм​зия үзенең кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International