7 нче мартта мәктәп белән берлектә Камай мәданият йортында "Яз гузәле"бәйгесе уздырылды. Бәйгене инглиз теле укытучысы Нуриева Альфия Мубаритовна алып барды. Ярышта өлкән класс укучылары катнашты. Алар өчен әзерләнгән конкурслар:
1. Визитка
2. Дефиле
3. Һөнәр күрсәтү
4. Музыкаль номер
5. Селфи ясау
Жюри составында укучы малайлар утырды. Кызлар бөтен конкурста да узләренең осталыкларын күрсәттеләр. "Яз гүзәле" исеменә Ямалетдинова Алинә лаек булды. Андреева Альбина"Мисс очарование","Мисс Грация" - Афонина Арина, "Мисс Обаяние" - Никитина Камилла яулады. Мәдәният хезмәткәрләре - Япаева Лариса һәм Зиннурова Сәрия бәйгедә катнашучыларны,тамашачы хатын - кызларны 8 март бәйрәме белән котлап "Тәрәзәләр", "Балан" җырларын башкардылар. Нуриева А.М. бәйгедә катнашкан кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре дә кызларга үз бүләкләрен тапшырдылар. Бу чара һәркемнен күңеленә хуш килде.







