Бəйрəм кичəсе «Бəйрəм белəн сезне, əнилəр!»

2017 елның 10 марты, җомга

Бəйрəм кичəсе «Бəйрəм белəн сезне, əнилəр!» 

8 нче марттаТойма мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бəйрəм белəн сезне, əнилəр!»  дип исемләнгән  кичə уздырылды. Кичəне алып баручы Ямалутдинова Фирзəвия əбилəрне һəм əнилəрне бəйрəм белəн котлап, изге телəклəр телəде. Авылның һәвәскәр үзэшчәннәре Мəрфуга Сираева, Лира һəм Айрат Мубаракшиннар, Мəдинə Долганова, ГөлсинəУльданова халыкка матур җырлар бүләк иттеләр. Рəзит Сəмигуллин татар халкыныӊ дәртле биюен башкарды. Роза Сəмигуллина əнилəргə багышлап, шигырьлəр сөйлəде. Кичəгə килгəн əбилəр һəм əнилəр үзлəре дə рəхəтлəнеп җырладылар һəм биеделəр. Иганәче  Ахметов  Назим Нуруллович ярдәме белән чәй өстәле әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International