8 март көнне Камай мәдәният йортында 8 март халык - ара хатын кызлар бәйрәменә багышланган "Җырлыйк әле"дигән кичә уздырылды. Кичәдә өлкәннәр һәм яшьләр командалары ярышты. Беренче турда баянчы Имамутдинов Ринат көй уйный, шул көйләрне танып җырның исемнәрен әйтергә, һәм бер куплет җыр җырларга. Җырларны таныган саен бергәләшеп җырны җырладылар. Икенче турда экранда күрсәтелгән сүзләр буенча җырны белеп җырлап күрсәтергә. Өченче турда наушниклар кигән ярдәмче, куелган җырны тыңлап, я көйләп, я сүзләрен әйтте. Турлар арасында тамашачылар белән "Мәкальне дәвам ит" дигән уенны уйнаттык, команданың катнашучыларына тормыштан алынган сораулар бирелде. 12:9 хисабы белән өлкәннәр командасы җиңде. Соңыннан татар халкының өчле сигезле биюләре биелде. Өлкәннәр командасының иң актив Калимуллина Рәйсә, Зиннатуллина Гөлсинә, Исмагилова Хәдичә иде. Яшьләр командасынын иң активлары Гильманова Гөлнара, Абдуллина Гөлзада, Рахимова Лилия иде. Кичә өстәл янында әбиләребез пешереп алып килгән ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.








