Сау бул, Әлифба

2017 елның 10 марты, җомга

        “Сау бул, Әлифба!"

    1 нче март  көнне  Бәзәкә урта мәктәбенең   I сыйныф укучылары «Сау бул, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар.Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар  татар халкының гаять бай Әлифба фонды, Әлифба китабының тарихы, турында күп мәгълумат алдылар.

      Көтмәгәндә   “Әлифба”  һәм “Азбука” килүе бәйрәмгә ямь

өстәде.Укучыларга аларның биремнәрен үтәргә, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтергә туры килде.Алар  кыска гына вакыт эчендә күпне өйрәнгән балаларга соклануларын һәм кызыгуларын әйттеләр.Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

     Йомгаклау өлешендә укучыларны мәктәп директоры Шакиров Л.С.. һәм әти-әниләр тәбрикләделәр,белем үрләрен яулауда  зур уңышлар теләделәр.

    Бәйрәм кичәсе  һәркемгә ошады,  күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International